Илебез җитештерүчеләренең сатып алуларда катнашуы өчен өстәмә шартлар расланды

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин «Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны һәм «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законның 112 маддәсен имзалады.

Законда бәясе 10 млрд сумнан артып киткән инвестпроектларны яисә дәүләт ярдәме күрсәтелә торган инвестпроектларны гамәлгә ашыру кысаларында эшләүче дәүләт компанияләренең күбрәк илебездә җитештерелә торган  машина төзелеше продукцияләренә йөз тотарга тиешлеге карала. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International