Томск өлкәсе эшкуарлары Татарстан предприятиеләрендә стажировка үттеләр

2015 елның 14 июле, сишәмбе

2015 елның 6 июленнән 10 июленә кадәр Томск өлкәсеннән килгән 6 эшкуар Татарстан Республикасы предприятиеләрендә стажировка үтте.

Бу Томск эшкуарларының Казанга Томск өлкәсе Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү фонды химаясендә уздырыла торган бишенче визиты. Бер атна эчендә стажерлар өчен аларның кызыксыну юнәлешләренә бәйле рәвештә 34 предприятиедә очрашу оештырылды, алар Иннополис шәһәрендә һәм  IT-паркта булдылар. Моннан тыш,  стажерлар идарә итүгә багышланган «Кече бизнес өчен кадрлар» семинарында катнаштылар.

Стажировка нәтиҗәләре буенча Томск өлкәсе эшкуарларына сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International