Бүген «Чаллы» Индустриаль паркында Прототиплаштыру һәм илебез робот техникасын гамәлгә кертү үзәген ачу тантанасы узды.
Тантанада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Татарстан Республиксы икътисад министры Артём Здунов һәм башкалар рәсми затлар катнашты.
Роботлаштырылган техниканы эшләүнең һәм проектлаштыруның бердәм үзәген ачу машина төзелеше, автомобиль төзелеше, нефть химиясе һәм авиация тармакларында яңа эшләнмәләрне ясауның үзкыйммәтен киметергә ярдәм итә, яңа эшләнмәләр белән шөгыльләнә торган компанияләргә инициативалы тикшеренүләр һәм эзләнүләр үткәрү форсаты бирүче җиһазлардан файдалану мөмкинлеге тудыра.