Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме алуга тагын да күбрәк эшмәкәр дәгъва итә алачак.
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар табышының чик күрсәткеч нормативларын ике тапкырга арттыруны күздә тота торган карарга кул куйды, бу аларга бизнесларын кече һәм урта эшкуарлык исәбенә кертү мөмкинлеге бирә. Шуның нәтиҗәсендә күбрәк сандагы фирмалар кече эшкуарлыкка ярдәм йөзеннән бирелә торган преференцияләрдән файдалана алачак.