Россия Федерациясе Саклык банкы президенты Герман Грефка «Дүрт чыгым» системасы тәкъдир ителде

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

2015 елның 14 июлендә Иннополис шәһәрендә «Президент академиясенең җәйге кампусы» IV халыкара белем бирү форумы ачылышы кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, Россия Саклык банкы президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм  Саклык банкы Идарәсе рәисе Герман Грефка «Дүрт чыгым» дип аталган чыгымнарны санкцияләү (раслау) системасын тәкъдир иттеләр.

Әлеге системаны гамәлгә кертү керемнәрен яшерергә, чыгымнарны ялган юллар белән арттырырга, һәм шулай ук хокук бозу гамәлләрен башкарырга ниятләгән оешмаларга карата  тиешле чараларны вакытында күрергә ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International