Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кече бизнесны өч ел дәвамында планлы тикшерүләрдән азат итү турындагы законны имзалады. Мораторий 2016 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр кертелә.
Әлеге чор дәвамында кече бизнесны планлы рәвештә тикшерүләр тыела. «Күзәтчелек каникуллары» кече эшкуарлыкны үстерүнең уңай шартларын булдырырга ярдәм итәчәк. Закон дәүләт күзәтчелегенең барлык төрләренә дә кагылмый: кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куюга, экологик иминлеккә һәм башка закон тарафыннан яклана торган кыйммәтләргә бәйле эшчәнлек алып баручы оешмаларга әлеге законның йогынтысы таралмый.
Шулай ук мораторий конкрет эшчәнлек өлкәсендә өч ел дәвамында законны тупас бозган затларга да кагылмый.