Татарстанда Кече һәм урта эшкуарлыкны «яңадан коралландыру» буенча федераль программа төзергә тәкъдим иттеләр

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Иннополиста кече һәм урта эшкуарлыкның «Татарстан бизнес өчен таяныч» бөтенроссия форумы ачылды. Бирегә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 1000нән артык эшкуар килде. Чараны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачты.  Форум ачылышы кысаларында үткәрелгән  панель дискуссиясенең темасы   бизнес-миграциягә багышланган иде.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов болай диде: «…Без федераль дәрәҗәдә КУЭны яңадан җиһазлау буенча киң колачлы программа эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәбез, аны гамәлгә ашыру кече һәм урта бизнеска яңа җиһазлар сатып алырга ярдәм итәчәк. Заманча технологияләр һәм җиһазлар белән кораллану, һичшиксез, безнең кече эшкуарлыкның көндәшлеккә сәләтлелеген үстерергә  ярдәм итәчәк, дәүләт һәм көйләнә торган заказчылар сатып алуларында көндәшлекле шартларда катнашу өчен реаль мөмкинлекләр тудырачак…».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International