2015 елның 20 һәм 23 июле көннәрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары гаризаларын карау комиссиясе утырышларын уздырды.
Фонд комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан алынган 7 гариза каралды, аларның гомуми бәясе 6 650 000 сумны тәшкил итте. Утырыш йомгаклары буенча, комиссия тарафыннан табылган хилафлыклар юкка чыгарылган очракта, гомуми бәясе 2 965 000 сумлык 5 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.
ТР КУЭСна 2015 елда финанс ярдәме күрсәтү максатларына бюджетлардан барлыгы 202 661 240 сум күләмендә акча бүленгән, шулардан ТР бюджетыннан - 58 958 700 сум һәм федераль бюджеттан - 143 702 540 сум.