«Президент академиясенең җәйге кампусы» IV Халыкара белем бирү форумы кысаларында «Казан» Тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексында «Татарстан – иң яхшылар өчен магнит» дип аталган эшлекле уен оештырылды

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 20 июлендә  «Казан» Тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексында «Президент академиясенең җәйге кампусы» IV Халыкара белем бирү форумы кысаларында «Татарстан – иң яхшылар өчен магнит» эшлекле уены уздырылды.

Катнашучылар Татарстан Республикасыннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән студентлардан гыйбарәт иде. Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов,ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, һәм шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре чыгыш ясады.

Эшлекле уен барышында катнашучылар республикада уздырыла торган сәясәтнең өстенлекләрен тикшерделәр һәм төбәгебезнең җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча тәкъдимнәрен яңгыраттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International