Күчемсез милеккә хокук һәм аның белән сделкаларга дәүләт теркәве уздыру механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән закон имзаланды

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 13 июлендә «Күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру турында» 218-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды. Ул 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Кабул ителгән закон буенча, җир кишәрлегенә яисә йортка милек хокукын теркәү алдыннан кадастр палатасына кадастр исәбенә кую турында аерым гариза биреп торырга кирәк булмаячак. Гариза бирүче Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте органнарына яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә документларын берүк вакытта кадастр исәбенә кую өчен дә, дәүләт теркәве узу өчен дә  тапшыра. Шул ук вакытта процедуралар вакыты шактый кими, ә теркәүченең җаваплылыгы арта.

Әлеге федераль законны кабул итү белән, милек салымнарын теркәү өчен универсаль базаны, җир ресурслары һәм күчемсез милек объектлары белән идарә итү системасын төзү төгәлләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International