Артём Здунов Татарстандагы төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган продукцияне сату мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә 2 нче Казан төзәтү  колониясенең (ТК-2) административ корпусында узды. Анда шулай ук Татарстана Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

ТК-2гә килүгә Рөстәм Миңнеханов хөкем ителгәннәр өчен республика сырхауханәсе эшчәнлеге белән танышты, анда шул көннәрдә капиталь ремонт тәмамланачак. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы медицина учреждениесен карап чыкты, дәвалау шартлары белән кызыксынды һәм сырхауханә персоналы белән сөйләшеп торды.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ТК-2нең җитештерү зонасына килде. Эшчәнлекнең төп юнәлеше коелган чуеннан продукция ясау: задвижкалар, канализацион люклар, яңгыр суларын кабул иткечләр, клапаннар. Җитештерүне модернизацияләү кысаларында яңа эретү җайланмалары сатып алынган. Бирелгән акча күләме - 11,6 млн. сум. Автоматлаштырылган комплекс тәүлегенә 16 тонна сыек метал алырга ярдәм итәчәк. 

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы җитештерү биналарын карап чыкты, республика төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган күргәзмә продукция белән танышты. 2015 елның беренче яртысында ТР буенча Россия ФҖҮХИ учреждениеләре табышы 340,2 млн. сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күрсәткечләр зуррак булырга тиеш.

Киңәшмәдә төп нотык белән ТР буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы Дәүфит Хәмәдишин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2014 елда керем 753,1 млн. сум булган. 2015 елның беренче яртыеллыгында  340, 2 млн. сумга җиткән.

Дәүфит Хәмәдишин белдергәнчә, җитештерү секторындагы ситуацияне яхшырту буенча эш дәвам итә. 

ТР буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елдан бирле продукцияне сату буенча  республика министрлыклары белән максатлы эш алып барыла. Бүгенгә төзелгән шартнамәләр 24 млн. сум тирәсе. Төп өлеш – 300 млн. сум – ТР Төзелеш, архитектура һәм ТР ТКХ министрлыгы белән планлаштырылган.

Аннары рреспублика төзәтү учреждениеләре белән хезмәттәшлек хакында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, министрлыклар махсус контингент җитештергән товарларны сатуда ярдәм күрсәтергә тиеш. «Бу товарларның кайда чыгарылуында аерма юк. Алар барыбер Татарстан продукциясе дип санала. Бу эшкә җитдирәк карарга кирәк: кешеләр бар, эшне оештырырга һәм конкурент производство булдырырга мөмкин», - диде ул. 

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чыгарылучы продукция сыйфатын тикшереп торуны һәм монда ук белгечләр әзерләү дәрәҗәсен күтәрү кирәклегенә басым ясады. 

«Мин моны җитди потенциал дип саныйм. Монда, мәсәлән, әзер кою производствосы бар. Без конкурент продукт җитештерү полигоны оештыра алабыз», - диде ул.

Ул шулай ук хезмәт хакын арттыруны карарга кушты. «4 мең – бик аз. Мондый производстоларда белгечләр 20 меңнән ким алмый. Уйларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуның белән бергә ул төзәтү учреждениеләре җитәкчелегенә җитештерелүче товарлар ассортиментын арттырырга, базар таләпләрен исәпкә алырга кушты.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, хөкем ителгәннәр арасында башка эшләргә: юл эшләренә, төзелешкә һәм ТКХга җәлеп итәрлекләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International