«Балаларга өстәмә белем бирүнең яңа моделе» стратегик инициативасын республика территориясендә гамәлгә ашыру перспективаларын тикшерүгә багышланган эшче киңәшмә узды

2015 елның 24 июле, җомга

2015 елның  21 июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, һәм шулай ук республиканың эре предприятиеләре вәкилләре катнашлыгында, «Балаларга өстәмә белем бирүнең яңа моделе» стратегик инициативасын республика территориясендә гамәлгә ашыру перспективаларын тикшерүгә багышланган эшче киңәшмә узды.

Балаларга өстәмә белем бирүнең принципиаль яңа формациядәге дүрт үзәген ачу планлаштырыла. Әлеге үзәкләр Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә урнашачак. Мондый үзәкне «Иннополис» шәһәрендә ачу  буенча да фикер алышулар бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International