«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 265-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә, дәүләт һәм муниципаль контрактларны үтәмәгән өчен, административ җаваплылык билгеләнде.
Җаваплылыкның әлеге төре, җәмгыять һәм дәүләтнең закон тарафыннан яклана торган мәнфәгатьләренә җитди зыян салынган очракта, заказчының вазыйфаи затларына, һәм шулай ук шәхси эшкуарларга һәм юридик затларга кагыла. Үзгәрешләр 201 5 елның 24 июленнән үз көченә керә.