ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планы  проектына иҗтимагый тикшерү уздырылды.


24
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Внешэкономбанк (ВЭБ) рәисе Владимир Дмитриев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар.

"Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кунакларга икътисадый зона мөмкинлекләрен тәкъдир итте. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Дмитриев Татарстан Республикасы һәм Внешэкономбанк арасында алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.


Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2015 елның 14 июлендәге 472нче боерык расланды. Әлеге боерык инновацияле территориаль кластерларны үстерү буенча комплекслы инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе  субъектлары бюджетларына Федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләрен көйләүгә юнәлдерелгән.

«Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасына теркәлү тәртибен раслау турында» һәм «Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасыннан файдалану тәртибен раслау турында» Россия Финанслар министрлыгы һәм Россия Казначылыгы боерыклары проектлары 2015 елның 20 июленнән иҗтимагый фикер алышуларга куелган.

2015 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды.  Утырышны икътисад министры урынбасары Олег Пелевин үткәрде.

Утырышта  баланс комиссияләре утырышлары эшенең нәтиҗәлелеге турында Татарстан Республикасы тармак министрлыклары мәгълүматлары, һәм шулай ук республика предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре тыңланды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советының «Финанс-икътисадый вазгыять һәм хезмәт хакын түләү һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминият түләүләре буенча бурычларны каплау өчен оешмалар тарафыннан кабул ителә торган чаралар турында»гы сорауга багышланган утырышы узды.

Лицензиатның дистанцион мәктәбендә егерме тугызынчы дәрес урнаштырылган: Планлы тикшерүләр. Металл калдыкларын кабул итү һәм төяп җибәрү документлары.

Планлы тикшерү уздырганда вакытның күп өлеше металл калдыкларын кабул итү һәм төяп җибәрү документларын тикшереп үтә.


Федераль дәрәҗәдә проект буенча иҗтимагый консультацияләр 2015 елның 4 мартыннан 2015 елның 25 апреленә кадәр үткәрелде. Акт проектында Таможня берлегенең кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне яклауга, һәм шулай ук электротехника һәм радиоэлектроника эшләнмәләрендә булырга мөмкин куркыныч матдәләр буенча кулланучыларны алдауга китерә торган гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән техник регламентны раслау каралган.

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондында кече инновацияле предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлдерелгән «Старт-2015» программасының 1нче этабын гамәлгә ашыруга гаризалар кабул итү бара.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге  391нче карарына ярашлы рәвештә, республикада  «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсы кысаларында җиңүчеләрне сайлап алу финалы тәмамланып килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International