Россия Федерациясе Дәүләт Думасында россиялеләр тарафыннан икенче чит ил паспорты ала алу мөмкинлеге турындагы закон проекты хупланды

2015 елның 24 июле, җомга

Россия Федерациясе Дәүләт Думасында 2015 елның 24 апрелендә карауга кертелгән закон проекты хупланды. Закон проектында  россиялеләр тарафыннан икенче чит ил паспорты ала алу мөмкинлеге каралган.

Закон проектына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданинына, теләге булганда һәм кабул ителгән кагыйдәләр һәм чикләүләр сакланганда,  «беренче чит ил паспортының гамәлдә булу вакыты эчендә икенче чит ил паспорты рәсмиләштерелә һәм бирелә ала».

Яңа норма Россия Федерациясеннән читкә чыгу һәм икенче тапкыр чит илгә бару өчен визага документларны алдан ук биреп кую берүк вакытта башкарылганда «ихтимал булган җайсызлыкларны» читләтеп үтәргә мөмкинлек бирә, һәм шулай ук  билгеле бер дәүләтара низаглар очрагында паспортка чит дәүләткә керүне тыя торган «дус булмаган» илдә булу билгесе куелганда килеп чыккан күңелсезлекләрне урап узу мөмкинлеген тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International