Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасындагы объектларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең инвалидлар өчен ачыклыгы күрсәткечләрен күтәрү буенча чаралар планын раслау турында закон проектын тикшерү буенча эшче төркем утырышында катнашты

2015 елның 24 июле, җомга

Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татмедиа» Матбугат  һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы» – «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы вәкилләре һ.б.лар катнашты.

Утырыш барышында күчеш чорын билгеләү соравы каралды. Әлеге вакыт эчендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан  «юл карталары» эшләнәчәк һәм тормышка ашырылачак. Аларның төп максаты - гамәлдәге социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктураларын закон проектында каралган нормаларга туры китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International