Лицензиатның дистанцион мәктәбендә егерме тугызынчы дәрес урнаштырылган: Планлы тикшерүләр. Металл калдыкларын кабул итү һәм төяп җибәрү документлары.
Планлы тикшерү уздырганда вакытның күп өлеше металл калдыкларын кабул итү һәм төяп җибәрү документларын тикшереп үтә.
Исегезгә төшерик, төсле металл калдыкларын кабул итү документлары объектта – биш ел дәвамында, кара металлга караганнары бер ел сакланырга һәм тикшерүчеләр таләбе буенча күрсәтелергә тиеш.
Кабул итү документларының формасы, эчтәлегенә кертелгән мәгълүмат составы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2001 елның 11 маендагы 369 (370)нче карарлары белән расланган Кара (төсле) металл калдыклары белән эш итү һәм аларны читләштерү кагыйдәләрендә күрсәтелгән.