Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондында кече инновацияле предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлдерелгән «Старт-2015» программасының 1нче этабын гамәлгә ашыруга гаризалар кабул итү бара.
Программаның максаты, аның төп этаплары, гаризаларны карау тәртибе турындагы мәгълүмат белән тулырак Фондның сайтында урнаштырылган «Старт» программасы турында нигезләмә буенча танышырга мөмкин: http://fasie.ru.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны «Фонд-М» Автоматлаштырылган системасы аша түбәндәге адрес буенча бирергә була: http://online.fasie.ru.
«Старт-2015» конкурсының икенче чиратына гаризалар кабул итү 2015 елның 30 сентябренә кадәр барачак.