2015 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышны икътисад министры урынбасары Олег Пелевин үткәрде.
Утырышта баланс комиссияләре утырышлары эшенең нәтиҗәлелеге турында Татарстан Республикасы тармак министрлыклары мәгълүматлары, һәм шулай ук республика предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре тыңланды.
Утырыш йомгаклары буенча республика тармак министрлыклары буйсынуындагы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны җыюның унификацияләнгән формасын, һәм шулай ук предприятиеләрнең һәм тулаем тармакның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен республика тармак министрлыклары тарафыннан тапшыруның бердәм формасын эшләү турында карар кабул ителде.