Федераль дәрәҗәдә проект буенча иҗтимагый консультацияләр 2015 елның 4 мартыннан 2015 елның 25 апреленә кадәр үткәрелде. Акт проектында Таможня берлегенең кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне яклауга, һәм шулай ук электротехника һәм радиоэлектроника эшләнмәләрендә булырга мөмкин куркыныч матдәләр буенча кулланучыларны алдауга китерә торган гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән техник регламентны раслау каралган.
Үзегезнең фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru. Закон проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.