Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планы проектына иҗтимагый тикшерү уздырылды

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

2015 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планы  проектына иҗтимагый тикшерү уздырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары, Татарстан Республикасы  предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе,  Татарстан Республикасы  Сәүдә-сәнәгать палатасы, һәм шулай ук Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.

Чаралар планы проекты буенча киңәшмәгә чакырылган вәкилләр күп сораулар бирделәр һәм үз тәкъдимнәрен керттеләр. Иҗтимагый тикшерү нәтиҗәләре буенча яңгыраган барлык фикерләр дә Чаралар планы проекты Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгына юллангач исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International