Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге 1376нчы карары белән расланган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 684нче карары кабул ителде.
2015 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
2015 елның 29 июлендә Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумын әзерләү кысаларында ФИНА паркы территориясендә «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның халыкка медицина-социаль ярдәм күрсәтүне үстерүдәге роле» панель дискуссиясе узды.
2015 елның 12-13 сентябре көннәрендә «ОПОРА РОССИИ» Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Төмән өлкәсе хөкүмәте белән берлектә, ел саен уздырыла торган «Уңышлы эшкуарлар слёты – 2015» Бөтенроссия яшьләр бизнес-форумын оештыра.
Проект кысаларында яшь эшкуарлар реаль бизнес-проектлар эшләүдә катнаша алалар, ә җиңүчеләрнең әлеге проектларны гамәлгә ашыруга инвестицияләр алу мөмкинлеге бар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Салым калькуляторы – патент бәясен исәпләү» дип аталган яңа электрон сервис эшли башлавын исегезгә төшерә. Сервис салым салуның патент системасын кулланып, эшкуар булырга ниятләгән физик затлар һәм шәхси эшкуарларга атап ачылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 28 июлендәге 549нчы карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015 – 2018 елларга Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү» подпрограммасы расланды.
Документка «Идея» технопаркының генераль директоры Сергей Юшко һәм Минск шәһәр технопаркы директоры Владимир Давидович кул куйды.
Имзаланган килешү кысаларында яклар уртак фәнни-техник проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыру, фәннең вуз һәм академик секторларыннан сәнәгать секторына технологияләр тапшыру өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәкләр.
2015 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә вакланган агачны модификацияләү һәм аның нигезендә югары куллану сыйфатларына ия агач-полимер композицион материаллар җитештерү комплексын төзү буенча «Альтернатив энергетика» Фәнни-техник үзәге проектын тормышка ашыру мөмкинлекләрен тикшерүгә багышланган киңәшмә уздырылды.
2015 елның 29 июленнән 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (алга таба – СЮ КБО) арасында 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына конкурс (алга таба – СЮ КБО Конкурсы) игълан ителә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар – июнь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде. 2015 елның гыйнвар – июнь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
2015 елның гыйнвар – июнь айлары өчен рейтингтагы урыннар буенча иң зур уңай үзгәрешләргә Югары Ослан (+5 позиция) муниципаль районы иреште.