Икътисад министрлыгы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышында катнашты

2015 елның 24 июле, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советының «Финанс-икътисадый вазгыять һәм хезмәт хакын түләү һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминият түләүләре буенча бурычларны каплау өчен оешмалар тарафыннан кабул ителә торган чаралар турында»гы сорауга багышланган утырышы узды.

Координация советында тикшерелү нәтиҗәләре буенча агымдагы түләүләр буенча кайбер предприятиеләрне территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырырга дигән карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International