Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2015 елның 14 июлендәге 472нче боерык расланды. Әлеге боерык инновацияле территориаль кластерларны үстерү буенча комплекслы инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына Федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләрен көйләүгә юнәлдерелгән.
Әлеге Кагыйдәләр шулай ук инновацияле территориаль кластерларны үстерү буенча комплекслы инвестицияле проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына Федераль бюджеттан бирелүче субсидияләрнең күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган чараларны, һәм шулай ук, субсидия акчалары хисабына уртак финанслау өчен сайлап алынып, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан раслана торган чаралар исемлегенә кертеләчәк чараларны сайлау тәртибен дә үз эченә ала.