Икътисад министрлыгында «Альтернатив энергетика» ФТҮ проектын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре каралды

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

2015 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә вакланган агачны модификацияләү һәм аның нигезендә югары куллану сыйфатларына ия агач-полимер композицион материаллар җитештерү комплексын төзү буенча «Альтернатив энергетика» Фәнни-техник үзәге проектын тормышка ашыру мөмкинлекләрен тикшерүгә багышланган киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә үтте.

Киңәшмә барышында агач-полимер композицион материаллар җитештерүен сәнәгать мәйданчыкларында урнаштыру сораулары, һәм шулай ук дәүләт ярдәме механизмнары  буенча фикер алышулар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International