Татарстан һәм Белоруссия икътисадый элемтәләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килештеләр

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Документка «Идея» технопаркының генераль директоры Сергей Юшко һәм Минск шәһәр технопаркы директоры Владимир Давидович кул куйды.

Имзаланган килешү кысаларында яклар уртак фәнни-техник проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыру, фәннең вуз һәм академик секторларыннан сәнәгать секторына технологияләр тапшыру өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәкләр.

Минск шәһәр технопаркы делегациясе кичә «Идея» технопаркы эшчәнлеге белән танышты, һәм делегация вәкилләре хезмәттәшлек өчен уртак нокталарның күп булуын билгеләп үттеләр.

Минск шәһәр технопаркы   делегациясенең Татарстанга килүе җавап визиты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International