2015 елның 12-13 сентябре көннәрендә «ОПОРА РОССИИ» Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Төмән өлкәсе хөкүмәте белән берлектә, ел саен уздырыла торган «Уңышлы эшкуарлар слёты – 2015» Бөтенроссия яшьләр бизнес-форумын оештыра.
Проект кысаларында яшь эшкуарлар реаль бизнес-проектлар эшләүдә катнаша алалар, ә җиңүчеләрнең әлеге проектларны гамәлгә ашыруга инвестицияләр алу мөмкинлеге бар. Форум яңа бизнес элемтәләр урнаштыру һәм эшлекле идеяләр белән алмашу өчен мәйданчык булып тора.
Татарстан Республикасының барлык кызыксынган эшлекле яшьләрен әлеге проектта катнашырга чакырабыз.
Конференция турында тулырак мәгълүмат чара сайтында урын алган.