Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүче карар кабул ителде

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге 1376нчы карары белән расланган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 684нче карары кабул ителде.

Документ Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан  Россия Федерациясе субъектларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру тәҗрибәсен исәпкә алып әзерләнде. Ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре аша хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын, ачыклыгын һәм башкару вакытын кыскартуга юнәлдерелгән.

Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә, Яңа Савин районы, Ямашев проспекты,82 адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы КФҮндә, гражданнар, хезмәт күрсәтүне сорап,сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International