Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 28 июлендәге 549нчы карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015 – 2018 елларга Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү» подпрограммасы расланды.
Подпрограмманың максаты - Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының көндәшлеккә сәләтлелеген дөнья дәрәҗәсенә кадәр күтәрүне тәэмин итәрлек шартлар тудыру.
Подпрограмманы финанслау күләмнәре фаразланган характерда һәм ел саен төгәллекләр кертүне күздә тота. Бу тиешле бюджет мөмкинлекләреннән һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының инновацияле территориаль кластерларны үстерү буенча комплекслы инновацияле проектларны гамәлгә ашыруга субсидияләр бүлеп бирү конкурсы нәтиҗәләреннән тора.