Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында 2015 елда субсидия алу хокукына конкурс игълан ителә

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

2015 елның 29 июленнән 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (алга таба – СЮ КБО) арасында 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына конкурс (алга таба –  СЮ КБО Конкурсы) игълан ителә.

 СЮ КБО Конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында» 2015 елның 29 гыйнварындагы 47нче карары белән расланган Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан конкурс нигезендә субсидияләр бирү тәртибенә ярашлы рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International