Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар – июнь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде. 2015 елның гыйнвар – июнь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
2015 елның гыйнвар – июнь айлары өчен рейтингтагы урыннар буенча иң зур уңай үзгәрешләргә Югары Ослан (+5 позиция) муниципаль районы иреште. Ә Кама Тамагы (-9 позиция) һәм Яшел Үзән (-5 позиция) муниципаль районнарының рейтингта биләгән урыннары түбәнәйде.
Рейтинг белән тулырак биредә танышырга була.