Салым салуның патент системасын сайлап, шәхси эшкуар сыйфатында теркәлергә теләүче физик затлар игътибарына

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Федераль салым хезмәтенең  рәсми сайтында «Салым калькуляторы – патент бәясен исәпләү» дип аталган яңа электрон сервис эшли башлавын исегезгә төшерә. Сервис салым салуның патент системасын кулланып, эшкуар булырга ниятләгән физик затлар һәм шәхси эшкуарларга атап ачылган.

Исәпләү нәтиҗәләре буенча билгеле бер эшкуарлык эшчәнлеге төре өчен түләнәсе салымның фаразланган суммасын һәм салым түләү буенча билгеләнгән срокларны күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International