2015 елның 29-30 июне көннәрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова җитәкчелегендәге Россия делегациясе Япониядә эш сәфәрендә булды.
Бизнес-миссиянең төп максаты 2015 елның 29 июнендә Япониянең Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Тосинори Кобаяси белән уртак рәислектә КУЭ сорауларына багышланган III Россия-Япония диалогын үткәрү булды.
Бүген Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә хезмәттәшлек буенча III Россия –Япония очрашуы кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Токио Индустриаль-технологик тикшеренү институтында булдылар.
«Инновацияле системалар һәм технологияләр агентлыгы» ҖЧҖнең Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен даими рәвештә бушлай ачык бизнес-семинарлар һәм тренинглар уздыруын исегезгә төшерәбез.
2015 елның 2 июлендә «Икътисадның әкренәюе шартларында персоналны кызыксындыру» темасына чираттагы бизнес-семинар оештыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, белем бирү семинарлары үткәрүне дәвам итә.
Укулар һәр сишәмбе (223agzrt.ru һәм etp.zakazrf.ru) һәм пәнҗешәмбе көнне («Продукциянең электрон каталогы», ТР ЭТМС) 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында уздырыла.
2015 елның 1 июленнән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУнең Идел буе филиалында түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Авангардная ур., 74 (1нче подъезд) Россия Федерациясе территориясеннән читтә РФ гражданины шәхесен таныклаучы Россия гражданины паспортын («тере» чират буенча - «иске үрнәктәге» чит ил паспортын) эшләү буенча Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе дәүләт хезмәте күрсәтүгә гражданнардан гаризалар һәм документлар җыю башлана.
2015 елның 29–30 июне көннәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Россия делегациясе составында Токио шәһәрендә (Япония) рәсми сәфәр кылалар.
Визит кысаларында бүген делегация RIKEN Физик-химик тикшеренүләр институтында булды. Анда Икътисад министрлыгы җитәкчелегенең «RIKEN» институтлары челтәренең трансляцион медицина һәм диагностикасының инновацияле программалары директоры доктор Йошихиде Хаяшизаки белән очрашуы узды.Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышы үтте. Сәнәгатьнең төрле өлкәләре өчен кайбер тәкъдимнәр каралды.
Карелиянең шунгит токымнары, алардан нәтиҗәле файдалану хакында Россия Фәннәр академиясенең Карелия фәнни үзәге Геология институтының (Петрозаводск шәһәре) шунгитлар лабораториясе мөдире Владимир Ковалевский һәм "Шунгитон" ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Денис Зубков сөйләде. Шунгит токымнары Онега күленең төньяк-көнбатыш өлешендә дөньядагы иң зур борынгы углеродлы токымнар чыганагын барлыкка китерәләр. Анда 4 млрд тонна углерод запасы бар дип фаразлана. Әлеге уникаль табигый углерод бик күп өлкәләрдә: металлургия, төзелеш индустриясе һәм химия тармагыннан алып, чистарту системалары һәм медицина өлкәсендә файдаланыла. Ул арзан һәм регенерацияләнә, автошиналар, резина-техник эшләнмәләр, полимер, композит җитештерүдә кулланыла ала. Моннан тыш, шунгит токымнарының табигый үзенчәлекләре наноструктурлы материалларының яңа буынын алырга мөмкинлек бирә. Шунгит токымнарын файдалануның инновацион юнәлешләрен билгеләү өчен "Шунгит" технопаркы оештырылган. Татарстан фәне һәм бизнесы анда катнашу өчен чакырыла. Рөстәм Миңнеханов, Татарстан компанияләре вәкилләре катнашында шунгит файдалану мөмкинлелкәрен өйрәнү өчен, эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.
Төбәк Галәм хезмәтләре үзәгенең мәгълүмати хезмәттәшлеге һәм галәм хезмәттәлеге нәтиҗәләрен файдалану тәҗрибәсе турында Югра мәгълүмати технологияләр фәнни-тикшеренү институты (Ханты-Мансийск) директоры Александр Зыков сөйләде. Аерым алганда, сүз су объектлары, факел җайланмалары, нефть белән пычранган участоклар, калдыкларны утильләштерү полигоннары торышын мониторинглау мөмкинлекләре хакында барды.
Рөстәм Миңнеханов галәм аша фотосурәтләр алу эшен перспективалы дип атады һәм әлеге мәсьәләне өйрәнү турында йөкләмә бирде. "Төзелеш материаллары" фәнни-җитештерү оешмасы" ҖЧҖ (Казан) директоры Рөстәм Мөхәммәтрәхимов бина һәм корылмаларны бизәү өчен импортны алмаштыручы цемент-сүсле һәм гипсоцемент-сүсле плитәләр эшләү турында бәян итте. Сүз җирле чималдан эшләнгән биопозитив, чыдам һәм арзанлы плитәләр турында барды. Тәҗрибә юлы белән аларның оптималь составы алынган. Проект әлегә НИОКР тәмамлану дәрәҗәсендә.
Яшьләр эшкуарлыгы буенча «Businessteen» Бөтенроссия онлайн-квестының беренче йомгаклары ясалды.
Конкурста бөтен Россиядән барлыгы 24 мең укучы катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да 1263 мәктәп укучысы. «Businessteen» квесты финалына алдагы этапта иң күп балл туплаган 9 команда чыкты.Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.
Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узды. Җыелышта шулай ук «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
2015 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2015 елның I кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча зыянга эшләгән яки табышларын киметүгә юл куйган мәгълүматлаштыру һәм элемтә оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.
Киңәшмәдә оешмаларның финанс нәтиҗәләре кимүгә йогынты ясаган сәбәпләр, оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм кайбер элемтә предприятиеләрен үзгәртеп коруга бәйле бурычларны юкка чыгару буенча күрелә торган чаралар тикшерелде.