Кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баручы предприятиеләр игътибарына

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый  мониторинг комитеты кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча лицензияләре булган предприятиеләр һәм шәхси эшкуарлар арасында сораштырулар үткәрә.

Сораштыруларда катнашып, Сез  дәүләт лицензия контроле, тулаем лицензиягә кагылышлы законнар турында, министрлыкның әлеге юнәлештәге эше турында, лицензия алу һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру барышында туган конкрет проблемалар турында үз фикерегезне белдерә, һәм шулай ук лицензия турындагы законнар өлкәсенә, министрлыкның эш тәртибенә караган тәкъдимнәрегезне кертә аласыз.

Сораштыруларда актив катнашырга чакырабыз. Безнең өчен  Сезнең фикерегез мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International