2015 елның 17 августыннан 24 августына кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә аккредитация алуга гаризалар кабул ителә башлый.
Гаризалар Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, кабинет 125. Гаризаларны шулай ук Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль районнарында урнашкан территориаль вәкиллекләренә дә тапшырырга була.
Конкурска гаризаларны тапшыру вакыты:
дүшәмбе - пәнҗешәмбе – 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр;
җомга – 9.00дән 17.00 сәгатькә кадәр.