2015 елның 12 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
2015 елның 20 августында «Пирамида» Мәдәни-күңел ачу комплексында «Россиядә трансмилли брендларны үстерү стратегиясе» дип аталган ачык лекцияләр үткрелә.
Танылган дөнья брендлары вәкилләре базар һәм тармак тенденцияләре, кризис шартларында кулланучылар сорауларының, бизнес үсешенең үзгәрүе турында сөйләячәкләр, һәм шулай ук Россиядә һәм дөнья күләмендә уңышлы бизнес алып баруның гамәли методларын күрсәтәчәкләр.
2015 елның 10 августыннан 30 ноябренә кадәр Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Кече һәм урта эшкуарлыкның федераль порталы мәйданчыгында кече һәм урта бизнес өлкәсе сорауларына кагылышлы бушлай онлайн семинарлар (вебинарлар) сериясен оештыра.
Барлык кызыксынган эшкуарларга шуны хәбәр итәбез: чираттагы вебинар 2015 елның 17 августында «Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерүләре: эш бирүчегә нәрсәләрне белергә кирәк» дип аталган темага үткәреләчәк.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр (ДУП һәм МУП) өчен сатып алу кагыйдәләрен кырысландыруны тәкъдим иткән закон проектын эшләде.
Документ «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон йогынтысын ДУП һәм МУПларга да таратуны тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Эшкуарлык субъектларының җиһаз сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча конкурс үткәрелүен игълан итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО белән бергә, инвестклиматны яхшыру юнәлешендә башкарыла торган чараларның нәтиҗәлелеген анализлауда катнашырга чакыра.
Сораштыруларны «Интернет» челтәрендә онлайн режимда үткәрү өчен, 10 юнәлеш буенча электрон анкеталар әзерләнгән.
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.
Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
10 августа 2015 года в формате видеоконференции состоялось заседание рабочей группы по модернизации моногородов при Правительственной комиссии по экономическому развитию и интеграции. На заседании, прошедшем под председательством руководителя рабочей группы, заместителя Председателя Внешэкономбанка Ирины Макиевой, рассматривались инвестиционные проекты развития моногорода Набережные Челны.
2015 елның 10 августында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СЮ КБО) һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына СЮ КБО арасында үткәрелә торган конкурста катнашу сорауларына кагылышлы семинар уздырылды. Чара видеоконференция режимында барды.
Семинарда докладлар белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады, алар семинарда катнашучыларның әлеге конкурска бәйле сорауларына җентекләп җавап бирделәр. Җавапларда гаризаны әзерләү, проектны тасвирлау, кирәкле документлар, конкурста катнашу тәртибе, номинация һ.б. мәсьәләләр яктыртылды.Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, республикада күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне исәпкә алу системасын пилот режимда гамәлгә кертү эше алып барыла.
2015 елның 7 августында Икътисад министрлыгында әлеге системаны гамәлгә кертү этаплары һәм эш механизмнары турында фикер алышулар узды.