Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2015 елның октябрендә Татарстан Республикасының «Ачык инновацияләр 2015» Технологияләр форумында һәм шоуында катнашуы сорауларына багышланган беренче киңәшмә уздырылды. Киңәшмәне икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов алып барды.
Инновацияле инфраструктура субъектлары һәм республика үсеш институтлары вәкилләре чакырылган киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасының «Ачык инновацияләр» форумында катнашуы концепциясе, һәм шулай ук форум өчен республика күргәзмә экспозициясен формалаштыру сораулары тикшерелде.