Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2015 елның 6 августында Миграция һәм теркәү исәбенең дәүләт системасы, һәм шулай ук идентификация документларын һәм шәхесне таныклаучы документларны ясау, рәсмиләштерү һәм аларның әйләнешенә контрольлек итү турында нигезләмәне раслау турында 813нче карары кабул ителде.
Миграция һәм теркәү исәбенең яңа дәүләт системасы яңа буын паспорт-виза документларын ясау, рәсмиләштерү һәм аларга контрольлек итү дәүләт системасын һәм миграция исәбе дәүләт мәгълүмат системасын берләштерү нигезендә барлыкка китерелде.
Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең гражданинның шәхесен таныклаучы документларны ясау буенча хезмәт күрсәтүен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) алырга мөмкин.