Республика смотр-конкурсын оештыру комитеты утырышы узды

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның 13 августында Татарстан Республикасы Көненә муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган 2015 елгы Республика смотр-конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыру комитетының утырышы үтте. Конкурс  нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты әгъзалары карары белән 93 авыл җирлеге һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларының 7 муниципаль учреждениесе җиңүче дип табылды.

2015 елның 30 августында  бүләкләү тантанасында 93 авыл җирлеге -Chevrolet Niva автомобиле, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре муниципаль учреждениеләре унҗиде урынлы  Ford Transit автобусы алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International