Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү буенча гаризаны яклау узды

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның 13 августында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында инновацияле территориаль кластерларны үстерү буенча инвестицияле комплекслы проектларны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу комиссиясенең беренче утырышы узды. Утырыш кысаларында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү буенча Татарстан Республикасы гаризасын яклау оештырылды.

Конкурс сайлап алуларының ахыргы нәтиҗәләре конкурс комиссиясенең 2015 елның 17 августына планлаштырылган икенче утырышында билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International