Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге «Дәүләт институтларына һәм үсеш оешмаларына ярдәм күрсәтүнең сыйфатын бәяләү: ярдәм алучылар фикере» темасына сораштырулар үткәрә.
Сораштырулар дәүләт үсеш структуралары аша дәүләт ярдәме алучы яисә алырга мөмкинлеге булган оешмалар һәм физик затлар өчен тәгаенләнгән. Алар арасында коммерциячел оешмалар, югары уку йортлары, фәнни оешмалар һәм коммерциячел булмаган оешмалар, физик затлар булырга мөмкин.
Электрон анкетаны 2015 елның 31 августына кадәр түбәндәге сылтама буенча барып табарга һәм тутырырга була: http://ac.gov.ru/innovation-survey-2015.