Яр Чаллыда «Экспортлау вакыты» темасына «түгәрәк өстәл үтте

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның 12 августында Яр Чаллы шәһәрендә  «Экспортлау вакыты» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелде. «Түгәрәк өстәлдә» Экспорт кредитларын һәм инвестицияләрен иминиятләштерү буенча Россия агентлыгы вәкилләре дә катнашты.

«Түгәрәк өстәлнең» төп бурычы чит ил базарларына чыкканда Россия экспортерлары каршында туган проблемаларын тикшерү һәм Агентлыкның экспортерларга ярдәм күрсәтә алу мөмкинлекләре, экспорт максатларында финанслау һәм чит илләрдә Россия инвестицияләренә иминият ярдәме күрсәтү механизмнары белән танышу булды.

Кама кластеры предприятиеләренә экспорт юнәлешле компанияләргә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган төп иминият продуктлары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International