Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» ҖАҖнең 2015 елның җиде аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче ярты елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Россия Банкы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырыла торган Инновацияле финанс технологияләре буенча FINNOPOLIS 2015 Беренче Казан форумы 2015 елның 17-18 сентябре көннәрендә Казан шәһәрендә узачак.
2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәрендәге 46нчы микрорайон торак комплексында булды. Комплекс ишек алдында «ишегалды бәйрәме» оештырылган иде. Чарада шәһәрнең иҗат коллективлары катнашлыгындагы концерт күрсәтелде.
Артём Здунов балалар өчен «Президент белән бергә» иҗтимагый оешмасы тарафыннан булдырылган уен мәйданчыкларын карады, рәсем күргәзмәсе белән танышты.
2015 елның 25 августында Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Автотехник» ҖЧҖндә булды. Предприятиедә министр хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.
Очрашу барышында Артём Здунов аудиториянең игътибарын республика, шәһәр үсешенең стратегик юнәлешләренә, социаль-икътисадый өлкәләрдәге төп казанышларга юнәлтте.
«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасына «Гарантияле каплау ышанычлылыгының гаять югары дәрәҗәсе» - «А++» гарантияле каплау ышанычлылыгы рейтингын бирде.
2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Dow Jones» компаниясе белән мәгълүмати-аналитик тәэмин ителеш өлкәсендә хезмәттәшлек сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара, төсле металл җыю, саклау, эшкәртү һәм сату сферасында дәүләт лицензия контроле өлкәсендә эксперт статусы алу мөмкинлеген бирә.
Ышанам ки, эшкуарлар белән, "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектындагы кебек, әңгәмә режимында аралашу форматы уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларындагы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуында белдерде.
Эшкуарлар белән очрашу “Корстон” кунакханә комплексында узды.
Очрашуда катнашучы Татарстан Республикасы эшкуарлыгы вәкилләрен сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, аралашу формасы ачыкланды, һәм аны дәвам итәргә кирәк, чөнки “мондый очрашуларның файдасы бар”. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов күбесенең әлеге очрашуларга өметләре зур булуын белдерде. Аның сүзләренчә, “җитәкчегә сорау бирдең дә, шуның белән мәсьәлә хәл ителде” дигән сүз түгел әле бу – тиешле эшне алып бару кирәк, ә кайбер мәсьәләләр федераль дәрәҗәдә карарлар таләп итә.
Россия Федерациясе территориясендә инновацияле территориаль кластерларны үстерү максатында комплекслы инвестицияле проектларны гамәлгә ашыруга субсидияләр бүлеп бирү буенча Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурсның 2нче этабына йомгак ясалды.
2015 елның 24 августыннан «Эшкуарлык субъектларының җиһаз алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында аккредитациядә катнашу өчен Татарстан Республикасы сатып ала торган җиһазларның базар бәясен билгеләү экспертизасы бәяләмәсен бирү буенча бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аккредитацияләүгә гаризалар кабул ителә башлый.