Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара, төсле металл җыю, саклау, эшкәртү һәм сату сферасында дәүләт лицензия контроле өлкәсендә эксперт статусы алу мөмкинлеген бирә.
Гаризаның формасы, дәгъвалаучыларга карата таләпләр һәм критерийлар, квалификация имтиханнарын тапшыру тәртибе һәм шартлары Министрлык сайтында урнаштырылган Кара, төсле металл җыю, саклау, эшкәртү һәм сату сферасында дәүләт лицензия контроле өлкәсендә экспертларны аттестацияләү комиссиясе турында нигезләмәдә күрсәтелгән.