ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы буйсынуындагы оешма булып тора.  Фонд эшчәнлегенең бер юнәлеше – Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә  юнәлдерелгән займнар бирү.


Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, фән сыйдырышлы продукцияләрнең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновацияле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында әзерлекнең югары стадиясендәге фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләрен финанслар белән тәэмин итү өчен, инновацияле кече предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлдерелгән «Үсеш» программасының икенче чираты буенча гаризалар җыя башлавы турында игълан итә.

2015 елның  23 - 24 сентябре көннәрендә  Роспатент үзенең 60 еллыгына багышланган «Интеллектуаль милек: тарих һәм заманча тенденцияләр» XIX фәнни-гамәли  конференциясен уздырачак.

2015 елның  9-10 сентябре көннәрендә Чебоксар шәһәрендә Россия Федерациясе Технологияләргә һәм инновацияләргә ярдәм күрсәтү үзәкләренең IV съезды узачак.



2015 елның 27 августында  Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы каршында чыгыш ясады. 


«Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе (ИННОКАМ) 2015 елның 24-27 августы көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән MIMS Automechanika Moscow 2015 запас частьлар, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү җиһазлары һәм товарлары буенча махсуслашкан 19нчы Халыкара күргәзмәдә кластерда катнашучы предприятиеләрнең һәм оешмаларның коллектив экспозициясен тәкъдим итте. 

«0919» номеры гражданнар тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бәяләү өчен рәсми номер булып тора. «0919» номерыннан дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бәяләүне үтенеп җибәргән СМС-хәбәрләр абонентлар өчен бушлай, һәм алар РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 12 декабрендәге 1284 нче Карары нигезендә юлланалар. СМС-хәбәрләрне юллау белән «Дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфаты турында гражданнарның фикерен туплау буенча федераль телефон үзәге»  шөгыльләнә.

«0919» кыска номерыннан күрсәтелгән дәүләт хезмәте сыйфатын бәяләүне сорап җибәрелгән СМС-хәбәрләр гражданнар дәүләт органнарына яки дәүләт хезмәте күрсәтү үзәкләренә (КФҮ) мөрәҗәгать иткәннән соң алынырга мөмкин.

26 августында 2015 елында  НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» хезмәттәшләре ФК «Открытие» вәкилләре белән очрашу оештырдылар. Очрашу йөрешендә башкарыла торган кече һәм урта эшмәкерлек бирелүче субъект ышанычы программасы буенча үткәрелгән үзара килешүнең эш тәртибе буенча фикер алыштылар. 


26
август, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиковның Идарәнең буш җитештерү мәйданнарында  кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре җитештерүләрен урнаштыру турындагы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, 2015 елның 16 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ике белем бирү семинары оештырды. 

2015 елның 26 августында «Казан йортлар төзелеше  комбинаты» ҖЧҖ мәйданчыгында Россия Федерациясе федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү соравы буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре урынбасарлары һәм Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары катнашлыгында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә чираттагы киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International