2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәрендәге 46нчы микрорайон торак комплексында булды. Комплекс ишек алдында «ишегалды бәйрәме» оештырылган иде. Чарада шәһәрнең иҗат коллективлары катнашлыгындагы концерт күрсәтелде.
Артём Здунов балалар өчен «Президент белән бергә» иҗтимагый оешмасы тарафыннан булдырылган уен мәйданчыкларын карады, рәсем күргәзмәсе белән танышты.
Министр, чаллылыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Соңгы биш ел эчендә республика һәм шәһәрдә шактый эш эшләнде. Хыялланырга гына мөмкин булган проектлар әзерләнә һәм гамәлгә ашырыла. Шундый проектларның берсе – Казан белән Яр Чаллы арасындагы югары тизлекле магистраль – Стратегия-2030га ярашлы рәвештә гамәлгә ашырылачак».