Татарстан Республикасы Гарантия фонды «А++» гарантияле каплау ышанычлылыгы рейтингын алды

2015 елның 25 августы, сишәмбе

«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы  «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасына «Гарантияле каплау ышанычлылыгының гаять югары дәрәҗәсе» - «А++» гарантияле каплау ышанычлылыгы рейтингын бирде. «Эксперт РА» рейтинг агентлыгының рейтинг класслары буенча гамәлдәге рейтингларның бүлү шкаласына ярашлы рәвештә, «А++» ышанычлылыкның гаять югары дәрәҗәсе санала.  Фонд Россиядә ышанычлылыкның иң югары «А++» рейтингы бирелгән өченче төбәк гарантия оешмасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International