Россия Федерациясе территориясендә инновацияле территориаль кластерларны үстерү максатында комплекслы инвестицияле проектларны гамәлгә ашыруга субсидияләр бүлеп бирү буенча Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурсның 2нче этабына йомгак ясалды.
Конкурс комиссиясе утырышының 2нче Беркетмәсенә ярашлы рәвештә, 2015 елда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерүгә федераль бюджеттан 158,6 млн сум акча бүленәчәк. Бирелгән субсидияләрне Кама кластерында катнашучыларның уртак проектларын гамәлгә ашыру, кластерда катнашучы оешмаларның кадрларын укыту һәм стажировкалар оештыру, күргәзмә һәм аралашу чаралары уздыру, инжиниринг үзәкләрен җиһазлау максатларында һ.б.да куллану күздә тотыла.