«Эшкуарлык субъектларының җиһаз алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аккредитацияләүгә гаризалар кабул ителә

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

2015 елның 24 августыннан «Эшкуарлык субъектларының җиһаз алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында аккредитациядә катнашу өчен Татарстан Республикасы  сатып ала торган җиһазларның базар бәясен билгеләү экспертизасы бәяләмәсен бирү буенча бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аккредитацияләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризалар  Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур.,55, кабинет 125. Гаризаларны шулай ук Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге вәкиллекләрендә дә тапшырырга мөмкин.

Гаризаларны кабул итү вакыты:

дүшәмбе – пәнҗешәмбе  – 9.00дән 18.00гә кадәр;

җомга – 9.00дән 17.00гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International