Россия Банкы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырыла торган Инновацияле финанс технологияләре буенча FINNOPOLIS 2015 Беренче Казан форумы 2015 елның 17-18 сентябре көннәрендә Казан шәһәрендә узачак.
Форумның миссиясе - Россия Федерациясе финанс секторына заманча мәгълүмати технологияләрне кертүгә ярдәм итү, диелә хәбәрдә.
Форум әлеге өлкәдә Россиядә, ә алга таба халыкара аренада да иң эре ярминкәгә әйләнер, дип ниятләнелә. Финанс базарын дигитальләштерүгә багышланган стартаплар индустриясен күрсәтү һәм аңа булышлык итү форумның аерым бер бурычы булып тора.